Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Фәрит Габделганиев: Без ЕНВДга альтернатива булдырдык

Татарстан хөкүмәте федераль законнар чикләүләре һәм таләпләре нигезендә эшмәкәрләргә ЕНВДга альтернатива тәкъдим ителә торган закон проектын әзерләде.

Шул ук вакытта моның өчен хас булган салым беркая да юкка чыкмаячак. Бу хакта  ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев сөйләде.
"Закон проектын әзерләгәндә зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә, федераль законнарның чикләүләрен һәм таләпләрен исәпкә алып, шәхси эшмәкәрләргә ЕНВДның адекват альтернативасын тәкъдим итә алдылар. Шул ук вакытта ЕНВДга хас администрация гадилеге сакланачак», — дип сөйләде ул.
Закон проекты ТР Дәүләт Советы, икътисад министрлыгы, Финанс министрлыгы, ТР буенча Россия ФСХИ һәм сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән берлектә оештырылды.
2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД бетереләчәк. Аны гамәлдән чыгару белән бергә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның гадиләштерелгән системасына күчәргә хокуклы.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/business/25-12-2020/farid-abdulganiev-nam-udalos-sozdat-adekvatnuyu-alternativu-envd-5795377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев