Франциядә круиз лайнерында вирус таралу сәбәпле, 1,7 мең кешене изоляцияләгәннәр
Яңалыклар

Франциядә круиз лайнерында вирус таралу сәбәпле, 1,7 мең кешене изоляцияләгәннәр

Бортта тагын 50 кеше авырый башлаган

Франциядәге Бордо шәһәренә килеп туктаган Ambition круиз лайнерында якынча 1,7 мең кешене изоляцияләгәннәр. Бу хакта карар лайнер бортында бер ир-ат үлү сәбәпле кабул ителгән. Пассажир норовирус китереп чыгарган гастроэнтерит инфекциясе аркасында үлгән, дип хәбәр итә ТАСС. Бортта тагын 50 кеше авырый башлаган.

Лайнерга медицина бригадасы килгән һәм анализлар алган. Анализ нәтиҗәләре билгеле булганчы, пассажирларга һәм экипаж әгъзаларына суднодан чыгу тыела.

Җирле матбугат чаралары версиясенә караганда, бу очрак хантавирус белән бәйле түгел. Лайнерда гастроэнтерит инфекциясе таралган булырга мөмкин.

Моңарчы Франциядә хантавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлде. Чир MV Hondius круиз судносыннан эвакуацияләнгән хатын-кызда табылды. Суднода хантавирус барлыгы 11 кешедә ачыкланды, өч пассажир үлде.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, хантавирус йоктыручылар арасында үлем очраклары 40 процентка җитә.

Чыганак, фото – Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев