Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Форпост» үзәге яшьләр проектында 980 мең сумлык грант отты

Яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү мөһим мәсьәлә булып тора

“Яшьләр һәм балалар” милли проекты җирлегебездә дә актив үсеш алды. Гомер иткән җиребездә яшьләргә яңадан-яңа мөмкинлекләр ачылуын берәү дә инкарь итмәс. Яшьләр үзләре дә актив, һәр башлангычны хуплап кабул итәләр, төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар.


“Форпост” үзәге дә төрле конкурслар җиңүчесе. Алдагы елларда үзәк тагын бер грант иясе булган иде. Яшьләр сәясәтендә социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру өчен ТР Яшьләр министрлыгына “Форпост” үз эшен тәкъдим итте һәм 980 мең сумлык грант отты. 


– Яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү мөһим мәсьәлә булып тора. Яшьләр тәҗрибәсезлекләре аркасында начар йогынтыларга тиз бирешә. Бүгенге вәзгыять бездән яшь буынга битарафлык күрсәтмәүне сорый. Җирлегебездә бу проблема юк, дип әйтеп булмый. Яшь буынны үстерү, алга таба эш белән тәэмин итү өчен чаралар эшләргә кирәк, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев.

Районыбызда озак еллар “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Тәүлекнең караңгы вакытында чаралар үткәрү өчен, “Урман иле” лагеренда махсус урын булдыру кирәк иде. Монда фильмнар күрсәтергә, фиджитал уеннары, мастер-класслар үткәрергә була.

– Чаралар үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырганда, яшьләрнең коллективларга эшкә җәлеп ителүе 10-15 процентка кадәр артыр, дип уйлыйм. Бу юнәлеш кызыклы булырга охшап тора. Район яшьләренә генә түгел, аларның әти-әниләренә да уңайлы мохит булдырасыбыз килә, – ди Мансур Нәбиев.

Фото – «Мизгел» яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев