Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фольклор ансамбль килде

Айдар Фәйзрахманов үзе дә моңлы җырларын, мәгънәле шигырьләрен бүләк итте.

Мөслимгә дүшәмбе көнне Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле килде. Артистлар көндез укучылар алдында чыгыш ясады. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов концерт барышында укучыларны татар халык уен кораллары белән таныштырды, аларда уйнау буенча мастер-класс күрсәтте. Сәләтләрен күрсәткән балаларга диск бүләк итте. Ансамбль кич концерт программасын өлкәннәргә тәкъдим итте. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән концертта халкыбызның моңлы да, дәртле дә җырлары матур биюләр белән үрелеп барды. Айдар Фәйзрахманов үзе дә моңлы җырларын, мәгънәле шигырьләрен бүләк итте.

Фото https://www.instagram.com/p/B3phOUvorSV/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев