Фоат Садриевның юбилее уңаеннан үзәк китапханәдә очрашу узды
Фоат аганың яшьтәше Фаягөл апа Галимова үзләренең бала-чаклары хакында сөйләде
Үзәк китапханәдә узган очрашуда юбиляр үзе һәм аның иҗатын үз итүче китап укучылар, аның әсәрләреннән язылган спектакльләрне яратып караучылар һәм Мөслим лицее укучылары килгән иде. Чара Мөнир Ситдиковның туган телгә багышланган җыры белән башланып китте. Җырның көен ул үзе иҗат иткән. Юбиляр Фоат Садриевка залның түреннән урын бирелде. Чараны алып баручы Эльвира Мәгалимова язучының бала чагы тормыш юлы белән таныштырды. Фоат аганың яшьтәше Фаягөл апа Галимова үзләренең бала-чаклары хакында сөйләде.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев