Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Фоат Садриевның юбилее уңаеннан үзәк китапханәдә очрашу узды

Чара Мөнир Ситдиковның туган телгә багышланган җыры белән башланып китте

Күренекле, олпат язучыбыз, Г.Тукай премиясе иясе, районыбызның мактаулы гражданины Фоат Садриевның 85 яшьлек юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Шундый матур чараларның чираттагысы  район үзәк китапханәсендә узды.

Үзәк китапханәдә узган очрашуда юбиляр үзе һәм аның иҗатын үз итүче китап укучылар, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне яратып караучылар һәм Мөслим лицее укучылары килгән иде. Чара Мөнир Ситдиковның туган телгә багышланган җыры белән башланып китте.

Җырның көен ул үзе иҗат иткән.  Чараны алып баручы Эльвира Мәгалимова язучының бала чагы тормыш юлы белән таныштырды. Фоат аганың яшьтәше Фаягөл апа Галимова үзләренең балачаклары хакында сөйләде.

Фоат Садриев үзенең әсәрләрендә һәрвакыт әниләрне олылауга, аларны батырлыгын тасвирлауга зур урын бирә. Ул үз чыгышында да әнисе белән горурлануын, хатын-кызларга карата әле дә хөрмәте зур булуын билгеләп үтте.

“Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы җырчысы Илмира Хантимерова язучының сүзләренә иҗат ителгән, әле беркайда да яңгырамаган җырын эзләп тапкан. Әлеге җыр да язучының туган авылы – Олы Чакмакка багышланган.

Чара барышында Фоат Садриев әсәрләреннән өзекләр укылды. Яшьтәшләре, чордашлары тарафыннан ихтирам һәм хөрмәт сүзләре яңгырады.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев