Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фитыр сәдакасы

Быел фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы 22 мең сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде. Фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум. Фитыр сәдакасы бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.

Нәрсә ул фитыр сәдакасы?

Фитыр сәдакасы – дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт әзерләнү  мөмкинлеге  тудыра.  Бәйрәм көнендә  генә  тапшырылса  да  ярый. Әмма  бәйрәм  намазы  тәмамланганчы бирелергә тиеш. Кемнәр түләргә тиеш?

Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын  һәм  әҗәтләрен  түләгәннән соң, тиешле нисабы булган кеше үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен  фитыр  сәдакасын  түләргә  тиеш. Кеше сәдаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел.

Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярый?

Әлеге сәдака мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Шулай йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән сәдакасы. Аның максаты – мохтаҗ кешене бер көн ашау белән тәэмин итү һәм, шул рәвешле, бәйрәм рухын тудыру.

Кайчан түләнә?

Фитыр сәдакасының вәҗиблеге ураза бәйрәменең беренче көненә туры килсә дә, ул иртәрәк тә бирелергә мөмкин. Бу мохтаҗларга бәйрәмгә ук сәдака бирүче, турыдан-туры яисә читтән булса да, бу гамәленнән матди керем  алырга  тиеш  түгел.  Бу  кагыйдә зәкәткә дә кагыла. Шунлыктан, зәкәт, фитыр  сәдакасы  әни,  әти,  әби,  бабайларга  һәм  балалар  һәм  оныкларга бирелергә тиеш түгел. Ир  белән хатын да бер-берсенә бу төр сәдакаларны бирә алмый.

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев