Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте

Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрә

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрә.

«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», – дип белдерде ул чыгышында.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.

Чыганак, фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев