Эт тешләүчеләр бар
Яңалыклар

Эт тешләүчеләр бар

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы ике көндә 36 чакыру һәм 7 мөрәҗәгать булган.

Шуларның 5се – аллергия, 5се – көнкүрештәге тән җәрәхәте, 13е – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр. Соңгы арада эт тешләүдән зыян күрүчеләр дә булды, дип хәбәр итә фельдшерлар. 6 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Юл-транспорт һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган ике райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев