Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлисеңме, эшмәкәр?

Шәхси эшмәкәр булып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәсәң дә, иминият взносы түләргә кирәк. 

2017нче елның 1 гыйнварыннан иминият түләүләре, шул исәптән билгеләнгән түләүләр белән Федераль салым хезмәте идарә итә. Аларны шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, медиаторлар, нотариуслар һ. б. түли. 
Билгеләнгән түләү исәпкә баскан көннән исәптән төшкән көнгә кадәр исәпләнә. Иминият взносын түләү эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарылу-башкарылмауга бәйле түгел. 2019 елда билгеләнгән түләү суммасы 36238 сум тәшкил итә. Шуның 29354 сумы – мәҗбүри пенсия иминиятенә; 6884 сумы – мәҗбүри медицина иминиятенә. Түләү вакыты 2019нчы елның 31 декабренә кадәр. Вакытында түләмәгән өчен пеня исәпләнә, банктагы счетларга арест салына, бурыч суммасы суд приставларына җибәрелә, чит илгә чыгу чикләнә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарылмаса, тиз арада ИПны ябарга кирәк. Моның өчен ТР буенча Россия Федераль салым инспекциясенең 18 санлы районара инспекциясенә (Казан шәһәре, Кулагин урамы, 1) яисә күпфункцияле үзәккә, яки электрон формада (электрон имза булган очракта) гариза тапшырырга кирәк. Күпфункцияле үзәк аша яисә электрон формада тапшырганда дәүләт пошлинасы түләргә кирәк түгел. 
Е. Соловьева, 
РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы 
советнигы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев