Эшлекле очрашу
Яңалыклар

Эшлекле очрашу

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Мөслимгә эшлекле визит белән килде.

?Районыбыз игенчеләре чәчү эшләрен республикада алдынгылар рәтендә тәмамлады. Чәчүнең гомуми мәйданы - 59211 га, план 100% ка үтәлде. Басуларда эш дәвам итә: хәзер корткычлардан һәм авырулардан эшкәртү бара. Авыл хуҗалыгы формированиеләре тиздән терлек азыгы хәстәренә керешәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Мөслимгә эшлекле визит белән килде. Ул "Август-Мөслим" агрофирмасының техника паркы һәм "Агромастер" җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Рафаэль Мәхмүтович мөслимлеләрнең терлек азыгы хәзерләүгә әзерлегенә югары бәя бирде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев