Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эш бирүче хезмәткәрне психиатрга җибәрә аламы? Минздравның яңа кагыйдәләре

2026 елның 1 мартыннан мәҗбүри психиатрик тикшерү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгының яңа редакциясендә күрсәтелгәнчә, әгәр планлы медицина тикшерүе вакытында психик тайпылыш билгеләре ачыкланган булса, эш бирүче хезмәткәрне табиб-психиатрларда комплекслы тикшерүгә җибәрә ала.

Кагыйдә куркыныч производстволар (нефть химиясе, нефть һәм газ чыгару) хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләргә, педагогларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм исемлекләре закон белән билгеләнгән башка белгечләргә кагыла.

Юллама җитәкчелекнең ирекле теләге буенча түгел, ә медицина күрсәтмәләре булганда гына мөмкин. Тикшерү ирекле булып кала: хезмәткәр, әгәр бу аның хезмәт килешүендә язылмаган булса, баш тартырга хокуклы. Тикшерү өчен эш бирүче түләргә тиеш.

Психиатрлар ассызыклаганча, психиатрия ярдәме күрсәтү турындагы канун төп булып кала. Тикшерү кирәклеге һәм аның нәтиҗәләре турындагы карарны эш бирүче түгел, ә табиб-белгеч кенә кабул итә, дип хәбәр итә «Реальное время».

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев