Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон машина йөртү таныклыгын социаль челтәрләрдән карарга мөмкин

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Авто» мини-кушымтасының тест версиясен эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә электрон машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре» «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Авто» мини-кушымтасының тест версиясен кертә. Аның ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә электрон машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкин», диелә министрлыкның рәсми Telegram-каналында.

Билгеләп үтелгәнчә, электрон машина йөртү һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыклар QR-код рәвешендә формалаштырыла, аны ЮХИДИ хезмәткәре махсус җайланма белән тикшерәчәк. Инспектор шулай ук машина йөртү һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкларның төп нөсхәләрен сорарга хокуклы.

«Дәүләт хезмәте» порталы аша авторизация узарга кирәк, шуннан соң кушымтада автомобиль турында белешмә пәйда булачак, транспорт чарасын теркәү һәм машина таныклыгы мәгълүматлары йөкләнәчәк, дип төгәлләштерелә. «Аларны теләсә кайсы вакытта социаль челтәрдән турыдан кулланырга мөмкин булачак», - диелгән министрлык хәбәрендә.

Кушымта ЮХИДИ хезмәткәренә электрон машина йөртү таныклыгын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкларны күрсәтү генә түгел, ә шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукларын башка йөртүчегә тапшырырга яки аларны кире кайтарырга, яки автомобильнең документларын карарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото - Изображение от jannoon028 на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев