Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел йолдызларыннан котлаулар: Денис Петров

- Лицейның 7 сыйныф укучысы, районның "Мирас" футбол командасында капкачы. 2017 ел мини-футбол буенча "Йолдызларга якынаеп" Бөтенрәсәй хәйрия турнирының "Иң яхшы капкачы" исемен йөртә. Мәскәү шәһәрендә, Президент елкасында булып кайтты.

- 2017 ел минем өчен могҗизалар елы булды. Футбол уйнау шулкадәр җиңүләргә китерәдер, дип уйлаган да юк иде. Татарстан чемпионатында җиңдек, Идел буе федераль округ ярышларында җиңдек, Артекта Рәсәй беренчелегендә безнең "Мирас" командасы - тагын беренче! Артекта мин үзем дә "класс" күрсәттем - үземнең капкадан тибеп 3 тапкыр күрше команда капкасына туп керттем. Мәскәүдән алган тәэсирләр дә чиксез. "Гамма-дельта" отелендә кундык, 6500 кеше катнашкан Президент елкасында булдык, "Щелкунчик" әкиятен карадык, Яңа ел бүләкләре алдык. Һәркемгә дә шундый матур еллар, уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев