Мөслимлеләр ел уңышын кайгырта
Яңалыклар

Мөслимлеләр ел уңышын кайгырта

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, язгы чәчү өчен район буенча 9 мең тонна чәчүлек орлык салынган иде. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә орлыкларны җылыту, тузаннан арындыру һәм кабат калибрлау буенча эш башланып китте. "Намус" агрофирмасында орлык чәчүгә тулысынча әзер. Алар элиталы орлыклар гына чәчәчәк. "Туган як" агрофирмасы арпа, бодай, һәм борчакның элиталы сортларын сатып алды. "Август-Мөслим" җәмгыятендә дә сабан культураларының югары репродукцияле сортларын кайтару өстендә эшлиләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев