Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел герое

Районыбызда бердәм дәүләт имтиханнарын моңа кадәр беркемнең дә йөз баллга тапшырганы юк иде әле.

Мөслим гимназиясе укучысы Шамил Баянов химия һәм биология фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөзәр балл җыйды. Мондый хәлнең моңа кадәр булганы юк иде әле. Шушы уңайдан бу героебыз турында "Авыл утлары" газетасының 2022 елның 15 июль санында да язма басылды. Язма белән түбәндәге сылтама аша кереп танышырга мөмкин.  http://muslumirc.ru/news/stati/yoldyzly-kl 

Мөслим телевидениесы да райондашыбыз турында сюжет төшерде. https://youtu.be/j0SYbbZ3Drc

Ел саен үзгәрә торган“Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын ала.Быелгы алдынгылар арасында   Шамил Баянов та бар. http://muslumirc.ru/news/stati/aldyngylar-xormatlande

Шамил бүгенге көндә академик Иван Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының стоматология факультетында бушлай белем ала.  Мөслимнән китсә дә, егетебезгә карата кызыксыну кимемәде. Ел нәтиҗәсе буенча социаль челтәрдәрдә ул иң күп лайк җыйган унлыкка керде. http://muslumirc.ru/news/bu-kyzykly/laik 

2022 елда ВКонтакте челтәрендә иң күп комментарийлар җыйган, бәхәсләр уяткан постларда да аның исеме бар. http://muslumirc.ru/news/bu-kyzykly/baxaslar-uiatkan-iazmalar 

Шамил туган ягыннан еракта булса да, араны өзми. Үзен укыткан укытучылары, дуслары белән элемтәдә тора. Әле күптән түгел чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән узган җыелышта онлайн очрашып, имтиханнарга ничек әзерләнергә киңәшләр бирде.  http://muslumirc.ru/news/tema-dnya/ati-anilar-ham-ukucylar-ocen-yelys

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев