“Йолдызлы класс”
Бердәм дәүләт имтиханнарында быел 100 балл җыючылар бар.
Мөслим гимназиясе укучысы Шамил Баянов химия һәм биология фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөзәр балл җыйды. Мондый хәлнең моңа кадәр булганы юк иде әле. Шамил һәм аның укытучылары белән күрешеп, БДИны иң югары баллга тапшыру серләре турында сораштырдык.
Шамил Баянов әйтүенчә, моның сере юк, бары тик дөрес итеп максат куярга гына кирәк.
– Имтиханга әзерләнүче үз мөмкинлекләрен объектив бәяләргә һәм шуңа таянып әзерләнергә тиеш. Нинди чыганаклар кулланырга икәнен һәркем үзе хәл итә. Кемдер теорияне ике айда өйрәнеп чыга ала. Мин декабрь аенда гына әзерләнә башладым, моны соң дип уйлыйм һәм алай эшләргә киңәш итмим. Онлайн-курслар карадым. Иң авыр темаларны конспектлап бардым, шул темага биремнәр эшләдем. Икенче көнне конспектларны кабатладым, тагын шул темага биремнәр эшләдем һәм яңа темага күчтем. Шулай итсәң, мәгълүмат тиз үзләштерелә. Үткән темаларны атна саен кабатларга кирәк. Бәлки, бераз тәнәфес тә кирәктер. Әмма тәнәфесне артык озакка сузасы түгел, – дип сөйләде Шамил.
Шамил әти-әнисен: “Югары баллар көтмәгез”, – дип, алдан ук кисәтеп куйган. Чөнки күпне көтеп, соңыннан нәтиҗәләр начар булса, күңел төшә. “Әзерләнү дәверендә әти-әни миңа терәк булды, басым ясамадылар. “Күпме җыя аласың, шуның кадәр җый”, – дип килделәр. Әмма аларның миннән югары баллар көткәнен сизә идем, шуңа күрә ышанычларын акларга тырыштым. Балларны белгәч, әти-әнием миннән дә ныграк сөенде. Аеруча биология нәтиҗәләре шаккатырды”, – ди Шамил.
Ни өчен биология нәтиҗәләре шаккатырган дисәгез, бу фәннән имтихан иң авырлардан санала. Рәсми мәгълүматларга караганда, быел Россиядә биологиядән БДИ биргән 109 мең укучыдан нибары 65е генә 100 балл җыя алган. Шуларның берсе – Мөслим егете. Шушы ук класстан 98 баллга ия булган Диләрә Зыязованы да билгеләп үтәргә кирәк.
– Биология фәненнән имтихан мәктәп программасына гына нигезләнми, анда терминнар күп. Укучыларга мәгълүматны читтән эзләргә, күп өйрәнергә, өстәмә чыганаклар кулланырга туры килә. Моңа кадәр авыл мәктәбендә укып, БДИны 100 баллга тапшырып булмый, дип уйлый идек. Була икән бит! Имтихан тапшыруның стресс икәнен барыбыз да белә. Укучының олимпиада һәм бәйгеләрдә катнашуы аны чыныктыра, үзенә булган ышанычын арттыра. Консультацияләр, онлайн-мәктәпләр, укытучысы, иптәшләре белән киңәшләшеп эшләү ярдәм итә. Укучының һәр дәрескә әзерләнеп килүе дә зур роль уйный. Шамил, теш табибы булачагын күзаллап, 8 класстан ук әзерләнә башлады. Олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулады. Шундый укучым булуы белән чын күңелдән горурланам, – ди Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева.
Химия фәненнән БДИны Россиядә быел 77 мең укучы тапшырды. Шуларның 664е иң югары балл җыйды.
– Шамил – олимпиадаларга йөрүче укучым. Быел республика олимпиадасында да призлы урын алып кайттык. Шуннан соң аның үз-үзенә ышанычы артты, ул химияне 100 баллга бирәм дип максат куйды һәм моңа ирешә алды. Укучыларымның 80нән артык балл җыйганы бар иде, әмма 100 балл җыю – беренче тапкыр. Нәтиҗәләрне белгәч, йөрәк күкрәктән чыгып китә язды. Үзем өчен дә, бала өчен дә бик сөендем, – дип сөйләде гимназиянең химия укытучысы Венера Семенова.
Шамил укыган 11б классын “йолдызлы” класс дип әйтсәк тә була. Класста кул көрәше буенча дөнья чемпионы, Россия чемпионнары укыган. Илһам Бариев – спорт мастеры, Ислам Гайнуллин, Ранис Сөләйманов – спорт мастерлыгына кандидатлар. Зөлфия Гыйльфанова – рус һәм татар телләреннән халыкара олимпиадалар призеры. Класстан җиде укучы мәктәпне аерым үрнәктәге аттестатка тәмамлады.
– Безнең класс бик көчле булды. Укумы ул, спортмы, мәктәпкүләм чаралармы – берсендә дә сынатмадылар. Сәләтле балалар белән эшләү, бер яктан, рәхәт, икенче яктан – читен, чөнки һәркем – үзенчәлекле шәхес, һәркем лидер булырга омтыла. Андый коллективны туплап тоту класс җитәкчесеннән зур осталык сорый. Балаларга уңышлар телим, алга таба да сынатмасыннар, – ди “йолдызлы” классның сыйныф җитәкчесе Гөлнара Ямалова.
Шамил белән бу икенче күрешүебез иде. Моңа кадәр аннан чыгарылыш кичәсендә интервью алдык. Акыллы кеше белән сөйләшүе кызыклы. Аралашучан, ачык, мөлаем егет, аннан харизма бөркелеп тора. Шаяртырга ярата. Биология кабинетындагы скелет турында да сөйләде. Янәсе скелет аларга имтиханга әзерләнергә ярдәм иткән. Чынлыкта исә имтиханга әзерләнгәндә укучының тырышлыгы, үҗәтлеге мөһим. Сер итеп кенә: “Табиб булмасам, актер булыр идем”, – дип тә әйтте. Җитмәсә, егет инглиз телендә дә чатнатып сөйләшә булып чыкты. Инглизчә сорауларны ул көтмәгән, мин аны җавап бирер дип уйламаган идем. Нәтиҗәдә җанлы аралашу барлыкка килде. Мактарлык. Мондый шәхесләрне күтәрергә, башкаларга үрнәк итеп куярга кирәк. Бәлки, Шамилнең үрнәге кемгәдер акылга утырырга, укый башларга этәргеч булыр.
Динар Минһаҗев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев