Ел башыннан Татарстанда хезмәт этләре 180 җинаятьне ачарга ярдәм иткән
Яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда хезмәт этләре 180 җинаятьне ачарга ярдәм иткән

Белгечләр республикадагы барлык зур чараларда тәртип саклауны һәм иминлекне тәэмин итәләр

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ел башыннан Татарстанда хезмәт этләре 180 җинаятьне ачарга ярдәм иткән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, төрле юнәлештәге этләр (эзләр буенча эзләү, шартлаткыч һәм наркотик матдәләр табу, каравыл хезмәте) әйләнештән өч берәмлек утлы корал, 1 килограмм шартлаткыч, 1 килограммнан артык үсемлек һәм синтетик килеп чыгышлы наркотиклар алырга ярдәм иткән.

Белгечләр республикадагы барлык зур чараларда тәртип саклауны һәм иминлекне тәэмин итәләр.

 

Чыганак: Вести Татарстана

Фото: «Татар-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев