Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экзитол: Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2% тавыш җыйды

Сайлау участокларыннан чыгу юлында 8 меңгә якын кеше сораштырылган

Татарстанда үткәрелгән экзитпол мәгълүматларына караганда, республика Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2% тавыш җыйган. «Татарстан» Иҗтимагый фикер фонды үткәргән экзитпол нәтиҗәләрен бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Казан федераль университетының конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков яңгыратты.
"Компания өч көнгә сузылды, шуңа күрә экзитполлар өч көн дәвамында үткәрелде. Сораштырулар сайлау участокларыннан чыгу юлында үткәрелде. Экзитпол нәтиҗәләре сайлаучыларның өстенлек бирүләренең гомуми тенденцияләрен чагылдыра — күбрәк тә, азрак та», - дип сөйләде Большаков.
Ул билгеләп үткәнчә, сораштырулар нигезендә, Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») өчен — 6,5%, Олег Коробченко («Үсеш партиясе») өчен — 2,3%, Альмира Михеева («Гадел Россия») өчен — 4%, Владимир Сурчилов (ЛДПР) өчен 3,4% тавыш биргән. "Сораштырылучылар фикеренчә, бюллетеньнәрнең 3% ка якыны бозылды", - дип билгеләп үтте Большаков.
КФУның кафедра мөдире сайлаучыларның 34% — Казанда, 41% - республиканың башка шәһәрләрендә, 25% - авыл торак пунктларында сораштырылган булуын ассызыклады. Сайлау участокларыннан чыгу юлында 8 меңгә якын кеше сораштырылган. "Бу социологик тикшеренүләр өчен бик зур сан. Сораштырылучыларның 67% тан артыгы аларның ничек тавыш бирүләре турында мәгълүмат белән уртаклашырга риза булды", - дип билгеләп үтте ул.
Сайлаулар сайлаучыларның җитәрлек активлыгы белән узды, дип сүзен йомгаклады Большаков.
 Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/13-09-2020/ekzitpol-na-vyborah-prezidenta-tatarstana-rustam-minnihanov-nabral-81-2-golosov-5771169

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев