Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт: Пандемия урлау һәм мошенниклык үсешенә нык йогынты ясамады

Бер яктан, цифрлаштыру тормышны җиңеләйтә, икенче яктан – җинаятьчелек эшчәнлеге өчен зур урын бирә.

Коронавирус пандемиясе банк карталарыннан акча урлауга бәйле җинаятьләрнең артуына йогынты ясамады. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкларны ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов сөйләде. 
"Пандемия зур процессның бер өлеше генә булды, бу узган һәм аннан соңгы елларда булган үсеш темпларыннан күренә. Пандемия аркасында җинаятьләрнең саны бераз артты", - диде Габдрахманов.
Цифрлаштыру, пандемиядән аермалы буларак, берничә ел элек үк башланды. 
«Хәзер без бу җинаятьләрнең 60 процент үсешен теркибез. Һәм төп сәбәп – җәмгыятьнең “цифрага"», - дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкларны ачу бүлеге башлыгы.
Бер яктан, цифрлаштыру тормышны җиңеләйтә, икенче яктан – җинаятьчелек эшчәнлеге өчен зур урын бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев