Пенсионерлар нинди салым ташламаларыннан файдалана ала?
Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Мария Дробот хәбәр итте
Ул Россиядә физик затлар милкенә салым буенча федераль ташлама гамәлдә, дип билгеләп үтте.
«Пенсионерлар физик затлар милкенә салым буенча федераль ташламадан файдалана ала. Аларның һәр төрдәге бер объект өчен салым түләмәскә хокукы бар. Мәсәлән, бер фатир, бер торак йорт, бер гараж яки машина кую урыны өчен», – диде Дробот ТАСС агентлыгы белән әңгәмәдә.
Шулай ук пенсионерларның җир салымы түләгәндә бер участоктагы алты сутый җир өчен ташлама алу хокукы бар.
Тагын бер ярдәм төре – торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр. Шулай ук капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсация дә каралган.
Чыганак, фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев