"Динамо-Ак Барс" волейболчылары икенче ел рәттән Россия кубогына ия булдылар
Матчның нәтиҗәсе дүрт партиядә хәл ителде. Казан командасы кубокны икенче ел рәттән җиңде.
«Динамо-Ак Барс» волейбол клубы икенче ел рәттән Мәскәүдә узган Россия Кубогының «Дүртлек финалы» нда җиңүче булды. Мәскәү «Динамо» сына каршы очрашу Казан клубының 1:3 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.
Кичәге ярымфиналдан соң, Казан клубының тренерлар штабы үзгәреш ясамаска карар иткән, шуңа күрә яңадан мәйданчыкта: Саманта Брисио, Арина Федоровцева, Ирина Королева,Таисия Коновалова, Евгения Старцева һәм Анна Подкопаева пәйда булды.
Матчның нәтиҗәсе дүрт партиядә хәл ителде. Казан командасы кубокны икенче ел рәттән җиңде.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/sport/20-12-2020/voleybolistki-dinamo-ak-barsa-vtoroy-god-podryad-stali-obladatelyami-kubka-rossii-5794103
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев