Демография – саннарда
Март аенда җирлегебездә 11 бала туды, аларның дүртесе малай һәм җидесе кыз бала.
Ел башыннан Мөслим районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 39 туу турындагы акт теркәлгән. Аларның 18 малай һәм 21 кыз бала. Ай дәвамында туган ике бала әти-әниләренең беренче, өч бала икенче, биш бала өченче һәм бер бала бишенче булып туганнар. Ел башыннан 13 бала беренче, 8 бала гаиләдә икенче, 15 бала өченче һәм 3 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк балабулып дөньяга килгән.
Март аенда унбер пар үз никахларын рәсмиләштергән, ел башыннан язылышучылар саны 26 пар. Ай дәвамында 25 кеше якты дөнья белән хушлашты, ел башыннан әлеге сан 74 кеше.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев