ДАИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Яңалыклар

ДАИ хезмәткәрләре рейдка чыкты

Районның ДАИ хезмәткәрләре иртәнге сәгатьләрдә рейдка чыгуны традициягә кертте.

Районның ДАИ хезмәткәрләре иртәнге сәгатьләрдә рейдка чыгуны традициягә кертте. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә барлыгы 18 беркетмә төзелде. Шуларның өчесе – балаларын креслодан башка йөрткән шоферларга, икесе – тәрәзәләргә тонировка куйган өчен. Имият полислары булмаган – дүрт, куркынычсызлык каешын такмаган алты кешегә административ беркетмәләр төзелде. Исерек килеш руль белән идарә итүчеләр дә иртүк тоткарланды. Аларга 1,5-3 елга машина йөртү таныклыклары белән хушлашып, җәяү йөрергә туры киләчәк.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев