Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше имгәнгән

Гадәттән тыш хәл кичә Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында булган.


( «Татар-информ»). Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 112 бердәм номерына көндезге өчләр тирәсендә килгән.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында «Күргәзмәләр үзәге» төзелеш мәйданчыгында бер катлы бинаның түшәм плитәләре өлешчә җимерелеп төшкән.

Нәтиҗәдә, 32 яшьлек Үзбәкстан гражданины һәм 58 яшьлек Төркия кешесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атлар хастаханәгә барудан баш тарткан.

Урында 55 нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең эзләү-коткару төркеме эшли. Плитә кабат җимерелеп төшәр дигән куркыныч юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев