Чаллыда ун кеше 1 миллиард сумнан артык керем алган
Шәһәр халкы декларация кампаниясе вакытында 2 миллиард сум салым чигерүе алды, дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең шәһәр инспекциясе башлыгы Диана Сәгытдинова
Чаллыда 2025 елда ун кеше 1 миллиард сумнан артык керем алган. Федераль салым хезмәтенең шәһәр инспекциясе башлыгы Диана Сәгытдинова аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Ун кешенең бишесе - оешма җитәкчесе, дүртесе шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән. Тагын бер кеше кыйммәтле кәгазьләр сатудан 1 миллиард сумнан артык керем алган.
Декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча Чаллыда 78 меңнән артык 3-НДФЛ (физик затлар кеременә салым) декларациясе тапшырылган. Аларның 70 меңе, ягъни 90 проценты салым чигерүе алу белән бәйле. Шәһәр халкына 2 миллиард сум салым кайтарганнар инде.
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев