Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Чаллыда мәчеләр күргәзмәсендә хокук бозулар ачыкланды

Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ эшләр кузгатылды

Яр Чаллыда прокуратура "Суперкошки" күргәзмәсен тикшерде. Чараны Краснодар ягы индивидуаль эшмәкәр оештырган.

Тикшерү барышында эшмәкәрнең эшчәнлеге зоопарк критерийларына туры килүе, ләкин хайваннар күргәзмәләренә куела торган таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. Күп санлы хокук бозулар табылды.

Кызыклысы, хайваннарны күзәтү һәм чистарту журналлары бәйләнмәгән һәм номерланмаган булып чыкты. Шулай ук азыкка сертификатлар һәм ветеринар документлар булмаган. Моннан тыш, эшмәкәрдә зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда һәм башка шундый учреждениеләрдә хайваннарны тоту һәм куллану өчен лицензия дә булмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча эшмәкәргә карата берничә административ эш кузгатылды. Шулай ук ир-атка ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасының тарихи өлеше кышкы чорда ябылды. Бу үсемлекләрнең һәм хайваннарның табигый биологик циклларына бәйле.

Авторы: Рөстәм ХӘКИМУЛЛИН


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев