Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Чаллы – Сарман юлында хәрәкәт итү туктатылган

Килеп туган вазгыять белән бәйле рәвештә автомобильчеләргә Татарстанның Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин мөрәҗәгать итте

Чаллы – Сарман трассасында яңгыр аркасында асфальт-бетон өслеге ишелгән. Участокта транспорт хәрәкәте тулысынча ябылган. Проблеманы хәл итүгә республика хакимияте дә кушылды.

Килеп туган вазгыять белән бәйле рәвештә автомобильчеләргә Татарстанның Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин мөрәҗәгать итте.

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да килеп туган вазгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдалануларын сорыйм. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында барлык җаваплы хезмәтләр катнашында оператив киңәшмә уздырыла. Белгечләр вазгыятьне бәяли һәм һәм хәрәкәтне торгызу өчен кирәкле чаралар күрәләр. Тынычлык саклавыгызны, юл хезмәтләре таләпләрен үтәвегезне һәм рәсми мәгълүматны күзәтеп торуыгызны сорыйм», – дип язды Хөснуллин ВК дагы үз битендә.

17 июльгә каршы төндә Татарстанда 108 мм яңгыр яуган.

Фото: "Макс"мессенджерындагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе каналыннан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев