Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак

Моның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде.

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. 
"Зур куркынычлар саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары - кечкенә генә бәйрәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты.
Авыл Сабантуен үткәрү Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», - дип билгеләп үтте ул.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/20-06-2020/v-etom-godu-v-tatarstane-proydut-tolko-selskie-sabantui

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев