Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр арта сәбәпсез

Азык-төлеккә бәяләр артуга игътибар иткәнсездер. Бер үк товарга төрле бәя булуы гаҗәпләндерә.

Узган елның октябрь аен­да бәяләр белән шактый аңлашылмаучанлыклар ки­леп чыгып, халык зарын җиткерә башлаган иде. Ул вакытта бер дистә йомырка өчен 69 сумны кыйбатсын­ган халык бүген нишли?

Кибетләрдә йомырканың дистәсе 90 сумга җиткән. Ка­рабодай, дөге, тозга да бәяләр арткан булып чыкты. Гыйн­вар аенда 7 сум 90 тиен торган бер кило тозны бүген 18 сум 99 тиенгә сатып аласы! Ярма­лар бер ай эчендә якынча 35- 40 сумга арткан.

– Карабодай ярмасының иң арзаны гыйнвар аенда 43 сум торса, бүген аның бер кило­сы 77 сум тәшкил итә. Бәяләр күтәрелүен долларның арту­ына бәйләп аңлаталар. Узган ел бәяләр тотрыклы булды. ТР Министрлар кабинеты кара­ры һәм җитештерүче белән ике арада төзелгән килешү нигезендә узган ел бәяләрне күтәрмәү мөмкинлеге бар иде. Башта бу карар 1 мартка кадәр үз көчендә булды, анна­ры 1 октябрьгә кадәр озайтты­лар, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова.

Ак ипи хәзер 30-35 сум тора. Икмәкнең бәясе югары булуы аңлашыла. Былтыргы коры­лык та моңа сәбәпче булган­дыр. Макарон эшләнмәләренә бәя арту да сизелерлек булды. Бер ай элек бер килограмм ма­карон 28-30 сум торса, хәзер – 45 сум! Чәй һәм кахвәгә бәяләр ике мәртәбә арткан.

– Россиягә читтән кертелгән товарларның запа­сын булдыру яхшы. Шампунь, сабын беркайчан да өйдә ар­тык булмый. Алкоголь про­дукциясе һәм тәмәкегә дә бәя артты. Акмайның бер кило­сы гыйнварда 488 сум булса, хәзер 550 сумга кадәр җитә. Райондашларыбыз шикәр ко­мына да бәя артканына игъти­бар иткәндер, – ди Алена Вино­градова.

Җәйнең коры килүен сәбәп итеп, узган ел яшелчәләрнең бәясе җиләк-җимеш бәясе дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Хәтерегездә булса, банан бәрәңгедән арзанрак иде. Көзен килограммы 115 сум бул­ган кәбестә бүген 65 сум тора. Яшелчәләргә бәя төшү куанды­ра, әлбәттә.

– Без күпфатирлы йорт­та яшибез. Шәхси ихата­быз, участок-фәлән булма­гач, бар нәрсәне сатып аласы. Яшелчәләр элек арзан була иде. Узган ел бер килограмм кишерне 86 сумга сатып ал­дык. Хәзер ярый әле бәясен төшерделәр. Кичә 54 сумнан өч кило кишер алып куйдым. Су­ган һәм бәрәңгенең дә бәяләре бераз төшкән, – ди Розалия Мөбарәкшина.

Халыкка сөенечле яңалыклар да бар. Кибетләрдә суытылган (охлажденка) тавыкның бәясе 80 сумга төшкән! Бу бәяләр зур челтәр кибетләрендә генә. Ә андый кибетләр бездә – өчәү! Баш­ка кибетләрдә мондый тавык итенең бер килограммы 140 сум тора.

Иткә бәя тотрыклы дип әйтергә була. Кай­бер кибетләрдә хәтта сыер, дуңгыз итенә бәя төшкән дә әле.

– Яшелчә бәяләренең кимүеннән чыгып, февраль аенда күтәрелгән бәяләр дә тотрыклыланыр, дип уйлыйм. Узган елның октябрендә, хәтерегездә булса, шикәр комы 78 сумга менгән иде. Бүген аның бер килограммы 53-55 сум тора. Иң мөһиме – каударланып ярма, баш­ка кирәк-яракларны запа­ска җыеп куярга кирәк түгел. Ярманың кортлый торган гадәте бар. Тагын бер киңәш: сатып алучылар үзебезнең җитештерүчеләрнең товар­ларына өстенлек бирсеннәр иде! – ди Алена Виноградова.

Лилия Шәймиева.

Фото – Алена Виноградованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр цены продукты кибет магазины