Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буыннан буынга күчкән сәләт

Наилә Демидованы райондашларыбыз “Усыкай буйлары” керәшен фольклор ансамблен оештыручы һәм моңлы тавышлы җырчы буларак белә. Әлеге ансамбль составында кайларда гына чыгыш ясамый Наилә апа?! Коллектив икенче Бөтенроссия фестивале лауреаты булган. Наилә апа – “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының да иң актив әгъзасы. “Булганнан бар да була”, – диюләре хак икән. Кул эшләренә дә бик оста ул.

Яңа Усыга килгәч Наилә Демидова сигез ел клуб мөдире булып эшли, аннан китапханәгә күчә. Алабуга мәдәният-сәнгать училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлаган кыз лаеклы ялга чыкач та алты ел яраткан эшеннән аерылмый.

– Әнкәем Шәмгыямал кул эшләрен бик яра­та иде. Безнең чорда кыз-җилкән әниләре, әбиләре үрнәгендә кул эшләренә өйрәнеп үсте. Яшьтәшләрем арасын­да текмәгән, бәйләмәгән кыз бик сирәк булган­дыр. Бәкәбез авылыннан Яңа Усыга килен булып төшкәч тә кул эшләрен ташламадым. Күрше әбиләрем дә бик әйбәт булды. Әллә нинди матур бәйләмнәргә өйрәттеләр. Аеруча Евдокия әбинең үгет-нәсыйхәтләре истә калган. Шулай бер буын икенчесенә белгәннәрен мирас итеп калдыра килә. Мин дә яшь буынга кул эшләренең серләрен өйрәтеп калырга тыры­шам. Авылыбызда бик күпләр бәйли, тегә, чигә, – ди Наилә апа.

Аның өе эчендә кая ка­рама – бәйләм әйберләр. Гөл чүлмәгенә кадәр “бәйләм күлмәкләр” кигән. Урындыкларда – бәйләм япмалар. Наилә апаның өстендә – үзе бәйләгән камзул, аягында – җылы башмаклар. Болардан тыш мунчала, оекбаш, пинетка­лар да бәйли ул. “Усыкай буйлары” ансамбле өчен милли күлмәк һәм алъяп­кычны да үзе теккән.

– Тормыш иптәшем Альберт белән өч ул үстердек. Аларга күп ки­ем-салымны бәйләп ки­дердем. Джемперын да, комбинезонын да, башлы­гын да... Яшь чакта үземә бәйләгән күлмәкләрне сүтеп, өр-яңадан камзул, гамажлар да бәйләгән бул­ды. Без балалар үстергәндә кибетләрдә бүгенгедәй кием муллыгы булма­гач, әйберне әрәм-шәрәм итмәдек. Күңел җылыңны салып эшләгән әйберләр үзгә һәм тәнгә ятышлы була бит ул. Элек күпләп са­рык асрадык, йонны үзем эрләдем, йомгак сатып ал­ган булмады да диярлек, – дип искә ала Наилә апа.

Наилә апа йон җепләрнең бер генә сан­тиметрын да әрәм итми. Бәйләмнән калган төрле җепләрдән эскәмиягә па­лас бәйләргә керешкән. С у к кан пал а с т а н бернәрсәсе белән дә ае­рылмый аның бу эше! Аш- мәҗлесләрдә кунаклар өчен куелган эскәмиянең буеннан буена җәеп куяр­га уйлый аны Наилә апа. Бәйләгән чәчәкләре, теле­фон, ваза астына куелган челтәрле салфеткалары да бик үзенчәлекле. Бәйләм һәм чигү үрнәкләрен Наилә апа газета-жур­наллардан ала. Санато­рийларга баргач, үзе ке­бек кул осталары белән тәҗрибә уртаклашып, яңа үрнәкләр, яңа формалар белән эшләргә өйрәнеп кайта.

– Кул эшләренә һәм җыр-моңга осталыгым Гайнекамал әбиемнән килә. Бик оста курай­чы иде ул. Әбекәй үзе ясаган курайларда уй­нап моңланган. Җыр- моң аңа кул эшләре белән шөгыльләнү өчен илһам биргән, – ди Наилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев