Булганына канәгать яши
Баек авылында яшәүче Нәҗибә апа Сәхиповага 22 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Муллин барды. Ул райондашыбызга РФ Президенты В. Путинның котлау открыткасын, күчтәнәч пакетын тапшырды, юбилярның иңнәренә ак шәл салып, җылы теләкләрен җиткерде.
– Тормыш, яшәү-көнкүрешләре белән үрнәк булган, төрле хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелмәгән кешеләр бар арабызда. Нәҗибә апа, сез шундый кешеләрнең берсе. Оста кулларыгыз тудырган бәйләмнәргә күңел җылысы да салынгандыр, мөгаен. Өегез нур чәчә. Киләчәктә дә күңел көрлеген югалтмагыз! Бүгенгедәй мөлаем, тәвәккәл булып калыгыз! Гомер бәйрәмегез белән котлап, тән сихәтлеге, матур көннәр телим. Алдагы көннәрдә дә җан тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын үзегезгә! – диде район башлыгы, Нәҗибә апага чәчәк гөлләмәсе тапшырып.
Балачагы сугыш һәм юклык елларына туры килсә дә, Нәҗибә апа узган гомеренә зарланмый. Мәктәп елларыннан ук фермада сарыклар карый, кечкенәдән бәйләм эшенә өйрәнә. Өченче класста укыганда ук шәлләр бәйләве Нәҗибә апаның тырышлыгына, үҗәтлегенә бәя түгелмени?!
– Хәзерге үсмерләрне басуга эшкә чыгарып та, кулына урак тоттырып, хезмәткә җибәреп тә булмый. Без башка заманада, юклыкта, ачлыкта көн күрдек. Үз кулларым белән бәйләгән ничә пар бияләй-оекбаш җибәргәнмендер фронтка?! Аны саный китсәң, исәбе юк. Яшьләр, бүгенге тормышның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшәсен иде! – ди Нәҗибә Сәхипова.
90 яшьне һич кенә дә биреп булмый үзенә. Һаман хәрәкәттә, һәр эшкә җитешә Нәҗибә апа. Кулыннан бәйләм төшми. Күз явын алырлык урын-җир япмалары өйне нурга күмеп утыра, бәйләнгән читек-башмакларының, шәлләренең дә исәбе юк.
– Әниебезнең бәйләмнәрен киеп үскәнгәме, аның кулларының җылысын һәрвакыт тоеп яшәдек. Оныкларыбыз да күпчелек авылда, әби-бабай тәрбиясендә акыллы булып үсте. Әти-әниебезгә зур рәхмәт. Үзең әни, инде әби булгач та, яныңда әти-әниең булу – иң зур бәхет ул. Әтиебезнең, 100 яшенә җитеп, арабыздан китүенә әле дә күңел ышанмый. Әниебезнең әткәйне искә алмаган көне юк. Инде Ходай әниебездән аермасын бер үк. Бик озак еллар “әни” диеп дәшәргә, төп нигезгә кайтканда туган йорт тәрәзәләрендә балкып янган утларны күрергә язсын иде безгә. Әниебезгә алга таба да бәрәкәтле мул тормышта, безнең йөрәк җылыбызны тоеп яшәргә язсын! – ди кызы Зәйлә Нигъмәтуллина.
Нәҗибә апа бәйрәмдә бик күп котлаулар, җылы теләкләр кабул итте. Якыннарына күңел җылысын мулдан биргән Нәҗибә апа Сәхиповага Ходай бәхетле картлык, озын, сәламәт гомер биргән. Алга таба да үз аяклары белән җир җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев