Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бүген укытучылар киңәшмәсе узды

Укытучыларның август киңәшмәсендә бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә тармак бүләкләре бирелде

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе бүләкләргә бай була. Быел да төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм үз өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләр бүләкләр алды. 

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә өлеш кертүләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен район мәгариф идарәсе методисты Арсланова Лариса Николаевна, Мөслим лицее директоры Әхмәтшина Чулпан Таһир кызы, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Латыйпова Ирина Владимировна, Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Каржавкина Әлфия Әхтәм кызы РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Иванова Светлана Әнәс кызы, Мөслим гимназиясенең музыка сәнгате укытучысы Фәхретдинова Гөлнур Әзһәм кызы “ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” билгесе белән белән бүләкләнделәр.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Тат. Бүләр урта мәктәбенең математика укытучысы Абдуллина Раушания Фәнис кызы, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсадуллина Йолдыз Рәис кызы, район мәгариф идарәсе методисты Зарипов Эльвир Фатих улы, Мөслим лицееның туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Эльвера Дамир кызы, Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазыйлова Светлана Викторовна “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткәннәре, яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мөслим гимназиясенең математика укытучысы Заялова Лира Нурфаяз кызы, Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөләйманова Мөнирә Ирхәт кызы “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән бүләкләнде.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен Мөслим авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Индира Риф кызы, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Лениза Әлфис кызы, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызы “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Укытучы һөнәрен популярлаштырулары, һөнәри осталык конкурсларында җиңүләре, мәгариф һәм фән өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен Мөслим лицееның биология укытучысы Солтанова Алинә Илһам кызы – “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесен, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәттахов Расил Кирам улы “Физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәте өчен” Мактаулы билгесен алды.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Михайловка урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Лилия Фоат кызы, Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Бәширова Римма Рифкать кызы, Мөслим лицееның педагог-оештыручысы Вагыйзова Гүзәл Рәхимҗан кызы, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Гөлчәчәк Фирдәвис кызы, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Мандиярова Зинаида Дәүләтҗан кызы, Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернатының укытучы-дефектологы Шәрипова Илсөя Нәсыйх кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиазова Алсу Фәварис кызы, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Петрова Роза Николаевна, Мөслим авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Салихова Гөлназ Нәҗметдин кызы, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Смелова Нурсинә Рафик кызы, Күбәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Солтанова Гөлнара Роберт кызы, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, география һәм технология фәннәре укытучысы Фәрхетдинов Айнур Рөстәм улы, Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ямалова Гөлнара Фердинанд кызы Мөслим район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Имтиханнарда югары күрсәткечләр биргән мөгаллимнәр район башлыгының премияләрен алдылар. Алар: Мөслим лицееның биология укытучысы Солтанова Алинә Илһам кызы, Мөслим лицееның математика укытучысы Зиннәтуллина Раушания Зөфәр кызы, Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Чулпан Таһир кызы, Мөслим лицееның физика укытучысы Зарипов Эльвир Фатих улы, Мөслим лицееның химия укытучысы Хафаева Раушания Мөхәммәт кызы, Күбәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Эльмира Мәхмүт кызы, Күбәк урта мәктәбенең информатика укытучысы Мирсалихова Эльвира Расил кызы, Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Мөхәмәдиева Ләйсинә Расил кызы, Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Әгъләмов Ринат Булат улы, Мөслим гимназиясенең математика укытучысы Асылгәрәева Гөлүсә Әсгать кызы, Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Алена Владимировна, Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызы, Мөслим гимназиясенең информатика укытучысы Кадыйрова Азилә Рамил кызы, Мөслим гимназиясенең җәмгыять белеме укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улы, Мөслим гимназиясенең химия укытучысы Семенова Венера Гайсә кызы, Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ирина Тимерхан кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зарипова Эльвира Мансур кызы, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең математика укытучысы Мортазина Солтания Мәхмүт кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең химия укытучысы Мостаева Фәридә Гайсә кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физика укытучысы Минниярова Лилия Борисовна.

Яшь буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мөслим гимназиясенең технология укытучысы Ахунов Радик Габделхәй улы, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйләҗетдинова Рәмзия Әбүзәр кызы, Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Гатиатуллина Эльвира Камил кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең биология укытучысы Деникаева Гөлназ Расих кызы, Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Алёна Владимировна, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Файзырова Фәридә Фәтхулла кызы, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең эш башкаручысы Гизтдинова Илүзә Илшат кызы, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Демидова Эльмира Петровна, Мөслим авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хатыйпова Гөлчәчәк Мирзасалих кызы район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев