Бүген район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды
Райондагы оператив хәл буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров чыгыш ясады
Бүген район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар, район территориясендә чисталыкны саклау, иминлекне тәэмин итү, төзелеш объектларын контрольдә тоту, Сабантуйга әзерлек эшләре турында сөйләшү узды.
Райондагы оператив хәл буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров чыгыш ясады. Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов - бәйрәмгә әзерлек эшләренә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Бөек Җиңү көненә багышланган чараларга йомгак ясады.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев