Бүген Мөслим политехник техникумында укучылар — киләчәктә хәрби хезмәткә чакырылучылар — ГТО нормативлары тапшырды.
2 курс студентлары турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү һәм идәннән этелү буенча көч сынаштылар
Бүген Мөслим политехник техникумында укучылар — киләчәктә хәрби хезмәткә чакырылучылар — ГТО нормативлары тапшырды. 2 курс студентлары турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү һәм идәннән этелү буенча көч сынаштылар.
Ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Мондый чараларда катнашу сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уята, шулай ук намус, дәрәҗә, тәртиплелек һәм түземлек кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләүгә ярдәм итә.
ГТО буенча ике төр ярыш нәтиҗәләре:
Егетләр арасында:
1 урын — Ислам Максутов
2–3 урыннар — Айрат Шакирҗанов, Илмир Максутов
Кызлар арасында:
1 урын — Илвина Илинбаева
2–3 урыннар — Чулпан Сафина, Диана Максимова
Җиңүчеләр һәм призёрлар Мөслим районы ГТО тест үзәге грамоталары белән бүләкләнде.
Фотолар - Мөслим районы ГТО тест үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев