Бүген “Мөслим-информ” филиалында бәйрәм көн
Чөнки, бүген хөрмәтле җитәкчебез – «Татмедиа» АҖ филиалы «Мөслим-информ» җитәкчесе Афзалова Римма Рәшид кызы үзенең күркәм юбилеен – 45 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
Шул уңайдан хөрмәтле Римма Рәшидовна, сезне Мөслим-информ коллективы тәбрикли.
Үз эшенең остасы булу, заман сулышын тоеп, дөрес юл белән алга атлау – бар кешегә дә бирелми. Сез, һәрвакыт бүгенге көннең сулышын тоеп, замана белән бергә атлыйсыз. Һәрвакыт яңалыкка омтылып, газета, радио һәм телевидение тапшыруларын яңарту һәм аларны тагын да кызыклы итү өчен бар көчегезне куясыз. Газета укучылар, радио тапшыруларын тыңлап һәм телевидение хәбәрләрен карап баручыларның фикерләренә һәрвакыт игътибар биреп, аларның мәнфагатьләрен кайгырту юнәлешендә тынгысыз хезмәт куясыз.
Мөслим-информ үзәгенә дистә елдан артык җитәкчелек итеп һәрвакыт яңа эш алымнарын тормышка ашыру, заманча инновацион технологияләр кулланып эшләү юнәлешендә дә һәрвакыт беренчеләрдән булып яңа фикер-тәкъдимнәр җиткерәсез.
Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый диләр. Сез дә бүген үзегезнең күркәм юбилей көненә матур хезмәт нәтиҗәләре, яңа уңышлар белән киләсез. Сез дә бүген олы җанлы, хөрмәткә лаек җитәкче булдыгыз. Сез һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер җитәкче буларак, янәшәгездә хезмәт куючы һәркемгә игелекле булып хезмәт итәсез.
Хөрмәтле Римма Рашидовна, бүгенге бәйрәм көнегездә хезмәттәшләрегезнең матур теләкләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә озын гомер, иң мөһиме сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Кызыгыз һәм киявегезнең, оныгыгызның хөрмәтен тоеп, иминлектә һәм бәхет-шатлык тулы көннәрдә яшәргә насыйп булсын Сезгә. Янәшәгездә һәрвакыт сезне ихтирам итүче якыннарыгыз, хөрмәт итуче дус-туганнарыгыз булсын. Алдагы көннәрдә дә матур хезмәт нәтижәләренә ирешеп, Сезнең җитәкчелектә газета, радио һәм Мөслим телевидениесе дулкыннарын тагын да еракларга таратып эшләргә булсын. Гомер бәйрәмегез котлы-мөбарәк булсын!
Котлы булсын туган көнегез,
Якты булсын һәр таңыгыз,
Куанычлар, бәхет-шатлык белән
Үтсен сезнең гомерегез.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзегез,
Бәхетләр иңеп кенә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңыгыз.
Ихтирам белән "Татмедиа" АҖ филиалы "Мөслим-информ" коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев