Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур чара узды. Ул совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылды.
Чара мәртәбәле кунакларга бай булды
Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның туганы Гөлшат Шәмсевәлиева, Тулы Дан ордены кавалеры Бәдыйг Салиховның кызы Рәмзия Закирова, сеңлесенең кызы Рәзилә Софеева, сугыш чоры баласы Мирзанур Галимов, драматург Фәтхулла Абдуллин әлеге чараның сәбәпчеләре булган геройларның якын кешеләре иде.
Герой якташларыбызның якыннары җылы истәлекләре белән уртаклашканда махсус экранда геройлар белән бәйле фрагментлар күрсәтелде. Җиңү көнен якынайту өчен үзләренең бөтен көчен куеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән герой якташларыбыз турындагы мәгълүматлар һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Мөслим гимназиясендә белем алучы укучылар бу чарада “Живая классика” конкурсында җиңү китергән, “А зори здесь тихие” повестеннан театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.
Илебездә иң беренчеләрдән булып герой исеменә лаек булган татар егете Илдар Маннанов та, Тулы Дан ордены кавалеры Бәдыйг Салихов та Мөслимебез батырлары. Аларның исемнәре һәм батырлыклары онытылырга тиеш түгел!
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев