Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бүген бишенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының VI сессиясе үтте

Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты

Сессиядә 2025 елдагы социаль-икътисадый үсешенә анализ ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Район башлыгы мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт юнәлешләрендә башкарылган эшләргә дә анализ ясады.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов үз эшчәнлекләре турында горурланып сөйләде. Әлеге оешма 132 райондашыбызны берләштерә. Районда 46 әфганчы, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 86 ветеран яши. Алар мәктәпләрдә укучылар белән очраша, МХОдә катнашучыларга ярдәм оештыруда катнаша.

Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинова тарихи ядкәрләрне саклауның әһәмияте һәм бу юнәлештәге эшчәнлекләре турында бәян итте.

Васил Шәйхразиев мөслимлеләрнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекләренә, мәгариф, мәдәният һәм спорт юнәлешләрендә ирешкән уңышларына югары бәя бирде һәм шулай дәвам итәргә чакырды.

Соңыннан бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре, район башлыгының Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

В. Шәйхразиев Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә татар теле кабинетын, музейны карады, Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Кунак, мәктәптә эшләүче “Асылташ” балалалар театры эшчәнлегенә бәя биреп, укучыларның ихлас йөрәктән уйнауларын билгеләп үтте.

Римма Афзалова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев