Бу көнне тарихта
1947 — беренче тапкыр «салкын сугыш» төшенчәсе кулланыла.
16нчы апрель көне белән бәйле тарихи вакыйгалар-
1705 — Исаак Ньютон рыцарьлар сафына кертелә.
1934 — СССРда Советлар Союзы Каһарманы исеме оештырыла.
2000 — Украина референдумында халыкның күпчелеге Югары Раданы кыскарту, президентның аны тарату фикерләре хуплады.
Бүген дөньяга килүче күренекле кешеләр белән танышыйк-
1889 — Чарли Чаплин, актёр, режиссёр, сценарийлар язучы.
1899 — Зәйнәп Камалова, актриса. ТАССРның атказанган артисты (1957). Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнашучы (1917).
1921 — Питер Устинов, актёр, кинорежиссёр, драматург, продюсер.
1966 — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты (2012).
Вафат булучылар
1828 — Франциско Гоя, испан рәссамы һәм гравёры.
1859 — Алексис де Токвиль, француз язучысы, тарихчы.
1952 — Әхмәдулла Ишмөхәммәтов, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәре мотоукчылар батальоны җитәкчесе, Советлар Берлеге каһарманы.
1986 — Нияз Даутов, татар опера җырчысы, режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның халык артисты.
2007 — Зөлфәт, якташыбыз-шагыйрь
2015 — Олесь Бузина, украин журналисты
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев