Бу көнне тарихта
Бу көнне булган вакыйгалар.
1871 — зур янгын нәтиҗәсендә Чикаго үзәге янып бетә.
1912 — Беренче Балкан сугышы барышында Черногория Төркиягә сугыш игълан итә.
1962 — Алжир Берләшкән Милләтләр Оешмасына керә.
1967 — Боливиядә партизан-инкыйлабчы Че Гевара тоткарлана.
1990 — Бурят АССР үзенне Русиядәге җөмһүрият буларак игълан итте.
1993 — БМО КАҖ-га карата барлык санкцияләрен туктата.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1838 — Җон Милтон Һей, дипломат, журналист, АКШ Дәүләт департаменты сәркәтибе.
1892 — Марина Цветаева, урыс шагыйрәсе.
1895 — Әхмәт Зогу, Албания короле (1928-1939).
1904 — Ширван Гыйззәтов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
1918 — Геннадий Стефановский, беларус рәссамы, Әлмәт рәсем сәнгате мәктәбе директоры.
1940 — Наил Замов, математика галиме, профессор, Казан университетының элекке уку-укыту эшләре буенча проректор.
1940 — Наил Сәхибуллин, татар галиме, астрофизик.
1946 — Марсель Галиев, татар язучысы.
1946 — Рәшит Кучумов, нефть-газ геологиясе галиме, профессор.
1970 — Мэтт Дэймон, (Matthew "Matt" Paige Damon), Америка актеры.
1970 — Садыйк Хан, 2016 елдан Лондон мэры.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1800 — Салават Юлаев (1754), башкорт шагыйре, каһарманы.
1982 — Гайнан Әмири, язучы, фронтовик шагыйрь, тәрҗемәче.
1994 — Галимҗан Җиһаншин, авыл хуҗалыгы ширкәте җитәкчесе.
2003 — Зиннур Нурмөхәммәтов, татар җырчысы, җырлар авторы.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев