Бу көнне тарихта
Бу көнне булган вакыйгалар
1769 — Инглиз сәяхәтчесе Джеймс Кук Яңа Зеландиягә аяк баса.
1908 — Крит Төркиядән бәйсез булуын һәм Грециягә кушылуы турында игълан итә.
1993 — Казакъстан Милли-Демократик фиркәсе оештырылган.
1920 — Мәскәү Кремлендә Герберт Уэллс белән Владимир Ленин очраша.
1973 — Мисыр һәм Сүрия Исраилгә һөҗүм итәләр.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1887 — Шарль Эдуар Ле Корбюзье, француз архитекторы, рәссам, язучы.
1888 — Сергей Чавайн, мари язучысы һәм драматургы.
1914 — Норвегия сәяхәтчесе Тур Хейердал.
1922 — Дәүләтгәрәй Ногманов, Советлар Берлеге каһарманы, Кызыл Гаскәренең танк взводы командиры.
1947 — Гали Арсланов, татар галиме, мәдәният хезмәткәре.
1993 — Наил Якупов, татар хоккейчысы.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1892 — Альфред Теннисон, инглиз шагыйре.
1912 — Огюст Беернарт, бельгияле сәясәтче, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
1948 — Гобәйдулла Хөсәенов, журналист, тәрҗемәче, төрекмән тел фәненә нигез салучылардан берсе.
1952 — Тэффи, (Наде́жда Алекса́ндровна Лохви́цкая), Русия язучысы, шагыйрә, мемуарист, тәрҗемәче.
1978 — Лотфулла Сибагатуллин, укытучы, Советлар Берлеге каһарманы, Кызыл Гаскәре офицеры.
2008 — Юрий Федотов, театр артисты, Тукай бүләге иясе.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев