Бу көнне тарихта
Халыкара Диңгезчеләр көне
1794 — Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Русия империясендә француз тауарларын сату тыела.
1920 — Казанда ТАССР буенча хакимият тантаналы рәвештә ТАССР Вакытлы ревкомына тапшырыла.
1925 — Казанда Заря кондитер ширкәте эшен башлый (2008дә ябыла).
1950 — Төньяк Корея Көньяк Кореяга һөҗүм итә: Корея сугышы башлана.
1991 — Словения һәм Хорватия Югославиядән бәйсезлекне игълан итә.
1993 — Казанда Салих Сәйдәшев музее ачыла.
1998 — рәсми рәвештә «Windows 98» операцион системасы чыга.
Бу көнне туучы шәхесләр
1852 — Антонио Гауди, мәшһүр испан архитекторы.
1878 — Габдрахман Кәрәм, әдәби тәнкыйтьче.
1893 — Арво Рясянен, фин этнограф, телче, тюрколог.
1893 — Магҗан Җомабаев, казакъ шагыйре.
1903 — Джордж Оруэлл, инглиз язучысы, публицист.
1928 — Сәйяр Айдаров, архитектура профессоры.
1929 — Кыям Миңлебаев, татар тәрҗемәчесе.
1930 — Мансур Хәсәнов, татар галиме.
1943 — Венера Гәрәева, татар артисткасы.
1962 — Резидә Макуева, Татарстан дәүләт эшлеклесе.
Бу көнне вафат булучы шәхесләр
1958 — Альфред Нойес, инглиз язучысы, шагыйрь.
1960 — Вальтер Бааде, астрономия галиме.
1970 — Эрих Мария Ремарк, алман язучысы.
1971 — Джон Бойд Орр, инглиз педагогы, табиб, җәмәгать эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
1988 — Гата Сөләйманов, курайчы, җырчы, артист.
1988 — Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы.
1995 — Хәсби Фазлуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры дирижеры, кларнетист, мөгаллим.
1997 — Жак Ив Кусто (Jacques-Yves Cousteau) (1910 туды), Франция океанографы.
2009 — Майкл Джексон, АКШ поп-җырчысы.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев