Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне тарихта

22 нче сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар

 Халыкара автомобилләрсез көн 

Халыкара филләрне саклау көне

1788 — Екатерина II Үзәк диния нәзарәтен оештыру турында фәрманны имзалый.

1823 — риваять буенча Мороний Джозеф Смитны алтын хәзинәсенә китерә.

1862 — АКШ президенты Авраам Линкольн негр-колларны азат итү турында игълан итә.

1960 — Мали Франциядән бәйсезлекне яулый.

1980 — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә.

1989 — Казакъ теле Казакъстанның дәүләт теле булып игълан ителә.

1991 — Таҗикстанда Коммунистик фирка тыела.

Бу көнне туган күренекле шәхесләр

1741 — Симон Петер Паллас, алман сәяхәтче, табигатьне өйрәнүче һәм атаклы географ, медицина докторы.

1791 — Майкл Фарадей, инглиз физигы, химик.

1860 — Игнац Кунош, татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар тел галиме.

1870 — Заһир Бигиев, татар язучысы, татар әдәбиятында беренче детектив әсәр авторы.

1875 — Микалоюс Чюрлёнис, Литва композиторы, рәссамы.

1882 — Вилһелм Кейтел, алман хәрби эшлеклесе.

1947 — Таңчулпан Гарипова, башкорт язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты.

1948 — Александр Патраков, театр рәссамы, Тукай премиясе лауреаты (2000).

1957 — Рефат Чубаров, кырымтатар сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе.

1965 — Фагыйлә Сельская, театр рәссамы.

1966 — Мансур Мортазин, журналист, мөхәррир.

1976 — Роналдо, Бразилия футболчысы.

Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр

1612 — Василий Шуйский, Русия патшалыгының соңгы Рюрикович нәселле патшасы.

1861 — Эрнст Цвирнер, алман архитекторы.

1966 — Франческо Лентини, өч аяклы уникум кеше.

2010 — Диләвер Зөбәеров, биохимия галиме, профессор.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев