Бу көнне тарихта
Яңалыклар

Бу көнне тарихта

Халыкара спорт журналисты көне

Бөтендөнья билгесез очучы объектлар көне

1800 — Бөекбритания һәм Ирландия униясе турында акт кабул ителә.

1853 — Кырым сугышы башлана.

1937 — Тын океан өстендә очканда, Амелия Эрхарт югала.

1976 — Төньяк һәм Көньяк Вьетнам берләшүе.

1997 — Азия икътисади кризисы башлана.

Бу көнне туган күренекле шәхесләр

1864 — Гайсә Еникеев, татар мәгърифәтчесе, сәясәтче.

1841 — Александр Зайцев, химия галиме, профессор.

1903 — Александр Дуглас-Хьюм, Шотландия аристократы, Бөекбритания премьер-министры, консерватор.

1930 — Габделхак Игебаев, язучы, БР халык шагыйре.

1933 — Эмиль Җәләлетдинов, татар җырчысы.

1939 — Риф Мөхәммәтҗанов, күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе.

Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр

1566 — Нострадамус, француз табибы, күрәзәче.

1778 — Жан-Жак Руссо, француз язучысы, фәлсәфәче.

1944 — Василий Халёв, Советлар Берлеге Каһарманы, танкист.

1961 — Эрнест Хемингуэй, АКШ язучысы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты.

2015 — Әхәт Уразмәтов («Кәтүк»), эстрада артисты.

 


Нет комментариев