Бу көнне тарихта
1916 елны татар язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расих туа.
1859 — Инглиз сәяхәтчесе Давид ЛивингстонНьяса күлен ача (Африка).
1976 — Шаварш Карапетян бата торган троллейбустан 20 кешене коткара.
1978 — Иранда Табасс җир тетрәвендә 15 мең кеше вафат.
1998 — «Нотр-Дам де Пари» мьюзиклы чыга
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1745 — Михаил Кутузов, 1812 елгы Ватан сугышында Русия империясе гаскәренең җитәкчесе.
1880 — Альфред Нойес, инглиз шагыйре.
1891 — Карл Дөниц, алман дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, гросс-адмирал.
1891 — Мөхәммәд Вәлишин, драма актеры.
1895 — Александр Василевский, Совет гаскәр башлыгы, маршал.
1904 — Максуд Сөндекле, татар шагыйре.
1913 — Гыйлемхан Идрисов, татар Советлар Берлеге каһарманы, Кызыл Армиясенеңартиллерия сержанты.
1916 — Атилла Расих, татар язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
1923 — Ли Куан Ю, Сингапурның беренче премьер-министры, хокукчы.
1938 — Валерий Гатаев, ССРБ һәм Русия Федерациясе кино һәм театр артисты.
1956 — Дэвид Копперфильд, АКШ фокусчысы
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1863 — Альфред де Виньи, француз язучысы.
1938 — Газиз Гобәйдуллин, татар язучысы, тарихчы.
1946 — Михаил Алаев, Дан орденының тулы кавалеры.
1995 — Гай Таһиров, татар биючесе, балетмейстер һәм хореограф.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев