Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

3 март

Боз өстендә көч сынашу

Калинин исемендәге культура һәм ял паркын­да яшь спортчылар өчен хоккей мәйданчыгы бул­дырылды. Күптән түгел Мөслим урта мәктәбенең 9-10 класс комсомол­лары һәм Михайлов­ка урта мәктәбенең 9-10 класс комсомоллары белән иптәшләрчә оч­рашу үткәрелде. Уен мөслимлеләр файдасына тәмамланды. Р.Назаров, Мөслим урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы.

 

6 март

Партия документла­рын алмаштыру бара

2 мартта КПСС Үзәк Комитетының 00000002 номерлы партия билеты КПСС Үзәк Комитеты Гене­ральный секретаре Леонид Ильич Брежневка тапшы­рылды. Билетны КПСС Үзәк Комитеты аппараты парт­комы секретаре И.И.Козлов тапшырды. Шулай ук КПСС Үзәк Политбюросы членна­рына, Политбюро членлы­гына кандидатларга, КПСС Үзәк Комитеты секретарь­ларына партия билетлары тапшырылды.

 

Колхозчылар вәкилләре җыелышы

3 мартта Мөслим куль­тура йортында колхозчы­лар вәкилләренең рай­он җыелышы булды. Анда “1970-1972 елда район кол­хозчылар советы эшчәнлеге һәм бишьеллыкның өченче елына бурычлар турында” доклад белән район колхоз­чылар советы председате­ле, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ә.Ә.Әхмәтшин чыкты.

 

Хезмәт батырлары үрнәгендә тәрбиялик

Районда сигез кеше хөкүмәтебезнең иң юга­ры бүләге – Ленин орде­нын йөртә. 700дән артык кешенең күкрәген төрле орденнар һәм медальләр бизи. 400дән артык комму­нистик хезмәт ударнигы, күпсанлы атказанган укы­тучылар, эшче һәм колхоз­чылар, мәгариф, медици­на, кооперация отлични­клары бар.

Г.Гыйльфанова, КПСС райкомы инструкторы.

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев