Реклама
Яңалыклар
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
27 март
Сусаклагыч төзегез
Сусаклагычлар (буалар) төзү кирәк. “Правда” һәм “Алга” колхозларында быел ук сусаклагыч булдырылачак. “Урал” колхозында да буа төзү планлаштырыла. Елгаларда кечкенә буалар төзү отышлы. Аларны көтүлекләрне сугару өчен җитәрлек күләмдә су булдырырдай үткәргечләр белән тулыландырырга кирәк.
Ә.Сәлахов,
инженер-
мелиоратор.
29 март
Тырышлыкта бөтен бәрәкәт
Дүсил Шәкүров, “Кызыл Октябрь” колхозы председателе, көне ел туйдырган язгы кыр эшләренә үрнәк хәзерлекнең мөһимлеген үтә кыска һәм гади сүзләр белән белдерде:
– Икмәк бүген ремонт мастерскойларында, көйләү мәйданчыкларында эшләнә!
Нәкъ менә “эшләнә” диде. Бу сүз артына механизаторларның бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауларын, мазутка баткан кулларның чәчкеч, культиватор көйләүләре, игенченең гаять күп мәшәкатьләр белән тулы көннәре ятты.
Алмаз Хәйруллин.
Сәхнәдә – ярышташлар
Районыбызның “Алга” һәм Минзәлә районының “Марс” колхозлары – ызандаш хуҗалыклар. Ярышташлар культура өлкәсендә дә – якын элемтәдә. Тат. Мөшеге бригадасы яшьләре һәм җирле мәктәп укытучылары көче белән Симәк авылы клубында “Туган туфрак“ пьесасы сәхнәгә куелды.
Бакый Юлаев.
Укучылар кыюлыгы
Михайловка урта мәктәбенең интернатта торып укучыларның ял сәгате: кем китап укый, кайберләр шахта тактасы өстенә иелгән. Шулвакыт бер кызның “Өй яна!” дип кычкыруы һәммәсен шомланырга мәҗбүр итте. Зуррак балалар ут белән көрәшергә ташландылар, аларга кечкенәләр дә иярде. Кыюлык һәм оешканлык үзенекен итте, янгын сүндерелде.
К.Горбунова.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев