Бу көнне Мөслимдә.1971 ел
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
Мәсәлче иҗатына
багышланды
Район культура йортында культура университетының икенче занятиесе булды. Аны Мөслим урта мәктәбе укытучысы Фиалка Хәйруллина хәзерләде. Занятиенең темасы “Крылов мәсәлләре”. Башта тыңлаучылар мәсәлченең биографиясе белән танышты. Аннан соң Крыловның 20 мәсәле сәхнәдә күрсәтелде. Соңыннан яшьләр кичәсе булды.
Х.Спиридонова,
район культура йорты директоры.
11 декабрь
Җир кайгыртучанлык ярата
1972 ел уңышы астына район колхозлары һәм совхозлары план буенча 270 мең тонна җирле органик ашлама чыгарырга тиеш. Эшне планлаштырганда ашламаларның күләме генә түгел, бәлки хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителү дәрәҗәсе дә исәпкә алынды. Соңгы елларда ул сизелерлек яхшырды. Машина- трактор паркы күпкә артты. Хуҗалыкларның кырларга тирес һәм торф чыгаруны механикалаштыру буенча зур тәҗрибәсе бар. “Кызыл Октябрь” колхозында дүртенче кварталның ике аенда кырларга 5717 тонна органик ашлама кертелде. Әмма күпчелек хуҗалыкларда гамьсез тынлык хөкем сөрә.
Каенсазлылар алда
“Авангард” колхозының ике машина паркында да иң тәҗрибәле механизаторлардан төзелгән ремонт звенолары эшли. 1 декабрьгә 6 трактор, 3 бөртек комбайны ремонтланды. Барлык тагылма кораллар ремонтланып, буялып махсус стеллажларга саклауга куелды. Звенолар арасындагы ярышта каенсазлылар алда бара.
И.Зәйнагов,
бухгалтер.
“Башмагым”
Иң элек кунакларны Олы Чакмак авылы тамашачылары каршылады. 10 декабрьдә артистлар район үзәге хезмәтчәннәре белән очрашты. Сүз Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Башмагым” музыкаль комедиясе турында бара. Әсәрне башкорт драматургы Х.Ибраһимов язган. Режиссеры – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты С.Өметбаев. Алар алдагы көннәрдә “Мөслим” һәм “Трудовик” совхозларында, М.Вахитов, Фрунзе исемендәге, “Кызыл Октябрь”, “Урожай” колхозларында чыгыш ясаячаклар.
Ф.Садриев.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев