Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез

.1980

Сугыш чоры 
балалары 
Бөек Ватан сугышы елларында Ташлыяр һәм Атлас авылларыннан 237 кеше фронтка киткән. Аларның байтагы – 114 кеше яу кырларында һәлак була. Бик күп балалар ятим кала. 
Сугыш дәверендә әлеге ике авылда 90 бала туа. Аналар, фронтка алынган ирләре урынына басып, колхозда бөтен көчләрен куеп, авырлыкларга түзеп, Ватан алдындагы изге бурычларына тугрылыклы булып, намус белән эшләгәннәр, үзләренең газиз балаларын киләчәк өчен саклап калганнар... 
М. Фәтхуллин. 
*** 
“Урожай” колхозының Мари Бүләр сарыкчылык фермасы – район күләмендәге ярышларда да җиңеп чыккан коллектив. Терлекчеләр быел да яхшы эшлиләр: һәр йөз сарыктан 103 бәрән алынды инде. 
Ферма уңганнары – Халидә һәм Исламгәрәй Галиевләр карамагында 184 сарык бар. Терлекчеләр малларны зооветеринария таләпләре кушканча тәрбияләү өчен бөтен осталыкларын эшкә җигәләр. Максатчан хезмәтнең нәтиҗәсе дә әйбәт: Галиевләр группасындагы сарыклардан 200 бәрән алынды инде. Бу – йөз анага 109 баш үрчем дигән сүз. 
Без әзер 
Безнең идарәдә коммунистик өмә көнен ел саен хезмәт бәйрәме төсендә билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Кызыл өмәдә 55 кеше, 2 трактор һәм 4 автомашина катнашачак. Бу көнне үзәк котельная, идарә һәм кунак йорты территорияләрен чистартачакбыз. Агачлар утырту планлаштырылган. Моның өчен Бакалы районыннан 2,5 мең тополь үсентесе кайтарылачак. 
Бу көнне һәр кеше кимендә 2 сумлык эш башкарачак һәм кергән акча тулысынча бишьеллык фондына күчереләчәк. 
М. Хәйруллин, 
торак-коммуналь хуҗалык 
производство идарәсе 
начальнигы. 
*** 
Киләчәк 
шулай куша 
Редакциягә Осиновка яшьләреннән килгән хатта мондый юллар бар иде: “Кечкенә булса да, клубыбыз бар иде. Аны да сүттеләр... кайчан безгә киеренке хезмәттән соң культуралы ял итү мөмкинлеге туар икән?” 
– Хат колхоз идарәсенең һәм партия комитетының киңәйтелгән утырышында тикшерелде, – дип яза “Урожай” колхозы парткомы секретаре И. Җиһангиров. – ...җимерелү куркынычы тугач, колхоз идарәсе клубны яптырды һәм сүтте. Бүгенге көндә терлекчеләр йорты вакытлыча клуб итеп үзгәртеп төзелде. Кино, концертлар Мари Бүләр авылы клубында була. Анда бару өчен Осиновка кешеләренә транспорт билгеләнә. 
Колхозның генераль планы нигезендә Осиновка авылы күчерелергә тиеш. Шуңа күрә анда киләчәктә бернинди культура һәм производство объектлары төзелмәячәк. Ә Мари Бүләр авылында якын елларда типовой культура йорты төзү планлаштырыла. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев