Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Тәнкыйть күзлегеннән
Шушы көннәрдә “Үзәк” совхозы коммунистларының отчет-сайлау җыелышы булды. Ул оешма членнарының зур активлыгы белән үтте. Докладта да, чыгышларда да тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть зур урын алды. Бу урынлы иде. Чөнки совхозда булган мөмкинлекләр, резервлар һич тә тиешенчә файдаланылмый. Нәтиҗәдә бишьеллыкның узган дүрт елында халык хуҗалыгы планнары бары тик дәүләткә ит сату буенча гына үтәлгән. Бишьеллык планнарының да үтәлеше шундый хәлдә.  Бөртеклеләр һәм терлек азыгы культураларының уңышы елның-елына түбән. Кырларның уңдырышлылыгын күтәрү буенча эзлекле эш алып барылмый, ашламалар бик аз кертелә, әрәм-шәрәм ителә...
М. Хуҗин.
Кызыклы очрашулар
Ярышта катнашучылар тигез сафларга тезелеп басуга баш судья Хәбибуллин училище директоры Юнысовка көрәшчеләрнең әзер булуы турында рапорт тапшырды. Директор, рапортны кабул иткәч, спортчыларны котлап, аларга уңышлар теләде һәм көч сынашуларны башлап җибәрергә рөхсәт бирде. Татарча көрәш буенча яшүсмерләр арасында узган елгы чемпион Новиков көчле музыка астында ярышларның флагын күтәрде.
28нче номерлы профессиональ-техник училищеда татарча көрәш буенча уздырылган ярышлар әнә шулай башланып китте...
Р. Максутова.

Шикәр чөгендере сату планын үтәдек
КПСС райкомына
Халык депутатларының район Советы башкарма комитетына
“Татарстан” колхозы механизаторлары бу җиңүгә әзерлекне ел әйләнәсенә дәвам иттерделәр. Җитәкчесе Әзһәм Садриев булган звено шикәр чөгендерен яхшылап эшкәртелгән һәм мул итеп тукландырылган участокка кыска срокта чәчте, плантацияне вакытында тәрбияләде. Нәтиҗәдә быелгы авыр шартларда да һәр гектарда 250 центнер уңыш үстерелде. 50 гектар мәйдандагы шикәр чөгендере тулысынча машина белән алынды. Әзһәм Садриев һәм аның улы, унынчы класс укучысы Илшат, үзләренә беркетелгән КС-6 һәм БМ-6 комбайннарын җитештерүчән файдаланып, бу эшне 15 сменада төгәлләделәр.Алынган продукт тулысынча үзебезнең осталар үзгәртеп көйләгән КСТ-3А машинасында чистартылды...
Колхоз председателе М. Нәҗмиев.
Партоешма секретаре И. Шәфигуллин.
Баш агроном Х. Вәлиев.
Баш инженер З. Исламов.
Комплекслы бригада бригадиры М. Сабитов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев